Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына ИЯЛИ галимнәре китаплар чыгарган
24-25 апрельдә ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» фәнни-гамәли семинар үтте. Чарада биш ил – Россия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төркия һәм Россиянең алты шәһәреннән килгән галимнәр чыгыш ясады.